Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан эшмәкәрләре электрон документ әйләнеше сервисына бер ел бушлай керә алачак

Татарстанда электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү ачылды.

Әлеге сервистан бер ел буе файдаланырга рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Гаризалар «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителә. Аның белгечләре эшмәкәрләрнең электрон документ әйләнеше сервисларын куллануның мөһимлеген һәм уңайлылыгын билгели. Электрон документ әйләнеше – эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. Электрон документ әйләнеше вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә, диләр үзәктә.

Электрон документ әйләнеше сервисы ярдәмендә:

  • документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;
  • архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;
  • башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;
  • офистан тыш килешүләргә кул кую;
  • отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү мөмкин.

Әлеге программадан файдалану өчен РФ МСП цифрлы платформасының «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.

Заявканың кабул ителгәнлеген эшмәкәр МСП.РФ цифрлы платформасында шәхси кабинетында күрә алачак. Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: +7(843)524-90-90.

Әлеге программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса