Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган

Казанның «Уникс» концертлар залында берничә көн рәттән Фирдус Тямаев концертлары бара.

Шундый концертларының берсенә ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган. 

Фирдус Тямаев «Гомер үтә» җырын һәлак булган егетләргә багышлап җырлады.  Сәхнәгә хәрбиләр күтәрелде. Аннары алар бергәләп Фирдус Тямаев командасы белән  һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

«Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләребездә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең геройлар», - диде Фирдүс Тямаев.

Җыр яңгыраганда экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.

Хәрбиләр исеменнән берсе сәхнәдә тамашачыга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу кешеләрнең исемнәре хәтердә мәңгегә калачагы хакында чыгыш ясады. «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде ул.

 

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса