ТР Прокуратурасы балаларда газ токсикоманиясенең куркынычы турында сөйләде
Татарстан яшүсмерләре сниффинг, яки газ токсикоманиясе белән мавыга башлаган.
Газ парларын сулап, балалар үз организмнарына җитди зыян китерүләрен һәм хәтта үлергә мөмкин булуын аңлап бетерми. ТР Прокуратурасында Татар-информга сниффинг белән ничек көрәшүләре һәм балаларны фаҗигадән саклап калу турында сөйләделәр.
ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Ахатжон Ишматов сүзләренчә, Татарстанда балалар арасында газ белән агулану очраклары арту күзәтелә икән. Узган ел өч яшүсмер һәлак булса, быел бер фаҗигале очрак инде теркәлгән.
Сниффингтан балалар олыларга караганда тизрәк үлә. Газ парларын сулаган вакытта организм һәм органнарның кислородсыз калуы үлемгә китерә.
ТР прокуратурасы узган елның октябрендә закон проектын тәкъдим итте. Аны Дәүләт Советын хуплады. Хәзер балаларга сыекландырылган газлы көнкүреш приборларын сату тыела. Штрафлар 5 меңнән 150 мең сумга кадәр. Республикада бу законны 4 кибет бозган.
Баланың куркыныч мавыгуы турында белгән ата-аналарга аның белән кичекмәстән сөйләшергә, кирәкле ярдәм күрсәтергә, компетентлы органнарга хәбәр итәргә, медицина учреждениесенә квалификацияле белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа