Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Быел республикада «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 миллиард сум тотылачак

Балалар тәрбияләүче кайбер гаиләләргә ай саен һәм бер генә бирелүче түләүләр каралган.

 Бу сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Республикада балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чаралары федераль һәм төбәк бюджетлары исәбеннән күрсәтелә.

Федераль дәүләт ярдәме чаралары:

1. Ана капиталы. 2022 елның 9 ае эчендә 19 546 сертификат бирелгән. 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция дәрәҗәсендә 8,4 процентка индексацияләнде. Хәзер гаиләдә беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы 524,5 мең сумны тәшкил итә.

2. Беренче бала тугач (уллыкка алынгач) айлык түләүләр. Быел 11,5 мең сум күләмендәге айлык түләүләрне 32 меңнән артык кеше алды.

3. Медицина күрсәтмәсе булган парлар, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай экстракорпораль аталандыру (ЭКО) технологияләреннән файдалана ала. 2022 елның 9 аенда шундый 1270 процедура үткәрелгән. 2022 елда лимит буенча барлыгы 1650 процедураны бушлай үткәрү каралган.

Балалы гаиләләргә республика дәүләт ярдәме чаралары:

1. Балалар бакчасына йөргән бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсацияне 144 508 кеше алды.

2. Беренче, өченче бала тугач, бер тапкыр каралган түләүне авыл җирендә даими яшәүче 1452 хатын-кыз алды.

3. Берьюлы туган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 7 гаиләгә пособиеләр түләнә.

4. «Ана даны – Материнская слава» медале һәм «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән 11 гаилә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләккә ия булды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. «Демография» илкүләм проектының төп бурычлары – гаиләләрнең, беренче чиратта, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең иминлеген кайгырту; туучылар санын арттыру, халыкның үлем-китемен киметү; өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт һәм актив гомер озынлыгын арттыру.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса