Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Ярдәм янәшә»! хәрәкәте мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү кампаниясен оештыра

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!» #МыВместе гомумроссия акциясе кысаларында эшне дәвам итә.

Ул өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәмне бүлүне координацияләячәк, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, теләүчеләр юридик консультация, йорт хайваннарын тотуда ярдәм һәм психологик ярдәм ала алачаклар. Волонтерлар мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәчәк.

Ярдәм һәм тәкъдимнәр өчен кайнар линия номеры: 8 (800) 350-02-16. Эш вакыты - көн саен 9.00-18.00 сәгатьтә. Хәрәкәттә катнашучылар гаризаларны эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.

Кушылырга теләгән гражданнарга ярдәмнең түбәндәге ысуллары бар:
1) хәрәкәтнең рәсми счетына акчалата ярдәм итү,
2) исемлек буенча гуманитар ярдәм җыю,
3) мобилизацияләнгән гражданнарның йорт хайваннарын тотуда ярдәм,
4) проектның волонтеры яки партнеры булу мөмкинлеге.

Хәрәкәт эшчәнлеге, җыелган һәм тотылган чаралар, күрсәтелгән ярдәм чаралары турында даими хисап хәрәкәтнең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Россия агымдагы елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә, аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында дәүләт башлыгы 21 сентябрьдә игълан итте. Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «республикабыздан мобилизацияләнгән һәр гаиләне шәһәр һәм район җитәкчеләренә шәхси контрольгә алырга кирәк» дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса