Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда халык санын алучылар 18 октябрьдән йортлар буенча йөри башлаячак

Татарстанстат кайнар линия телефоны: 8(843) 221-78-78.

Исәпкә алучылар 18 октябрьдә өйдән-өйгә йөри башлаячак, исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы шундый, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

«Йортлар буенча барлыгы 7 108 исәпкә алучы йөриячәк. Тагын 58 кеше күпфункцияле үзәктәге стационар пунктларда эшләячәк. Исәпкә алу эшендә волонтерлар да ярдәм итәчәк, алар барысы 485 кеше, ләкин алар бары тик булышалар һәм оештыру ярдәмен генә күрсәтәләр», — дип ассызыклады региональ ведомство башлыгы.

 

Күп функцияле үзәкләрдән  тыш, мөстәкыйль рәвештә анкетаны республиканың 437 стационар пунктында да тутырырга мөмкин булачак.

Кампаниянең оештыру өлешенә 1 185 контролер ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса