Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов йөкле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясарга өндәде

Бүген Татарстанда Covid-19 диагнозы белән 69 йөкле кеше хастаханәгә салынган. Булачак балаларның сәламәтлеге һәм гомере өчен табиблар көрәшә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкле хатын-кызлар арасында коронавирус белән авыручылар санының артуын билгеләп үтте һәм якыннарын аларны сакларга һәм вакциналаштырырга чакырды. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

"Мин аеруча йөкле хатыннарга игътибар итәр идем. Алар да үзләрен сакларга тиеш.  Хатын-кыз янында булган якыннары вакцинация узарга тиеш", - диде ул.

Ул ассызыклаганча, бу этапта авыруны узу формасы булганга караганда катлаулырак һәм аннан соң күпләр ахыргача тернәкләнә алмый.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса