Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк

Быел республикада барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге сафка басачак. Шулай ук республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

2021 елда Татарстанда 2,7 мең укучыга исәпләнгән ике гомуми белем бирү мәктәбе ачылачак. Алар Казанның «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексларында урнашачак. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында 3,1 мең урынга 16 балалар бакчасы төзелергә тиеш.

Татарстан башкаласында Балалар онкология һәм гематология үзәге, ә Кукмарада универсаль спорт залы да кулланышка тапшырылачак.

2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге сумманың 22,8 миллиард сумы — федераль бюджеттан, 8,1 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса