Реклама
Татар-информ
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда төзелгән 161 йорттан 636 фатир ятимнәргә тапшырылачак
8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.
2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт калкып чыгачак. Фатирларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән дә инде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа