Татарстан янә Россия төбәкләре арасында инвестклимат рейтингында икенче булды
Татарстан Инвестицион климат торышы буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча тиешле рейтингны бүген стратегик инициативалар агентлыгы Петербург халыкара икътисад форумында тәкъдим итте.
"Без Татарстанның инвестицион командасы үткәрә торган системалы эш федераль үзәк бәяләвендә дә чагыла. Без янә беренче (төбәкләр арасында, Мәскәүдән кала). Алга, Татарстан!", - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Республика ирешкән нәтиҗәләргә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та аңлатма бирде. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәләренә ярдәм итү буенча федераль чаралар турында искә төшереп, ул болай дип билгеләп үтте: "Татарстан дәрәҗәсендә зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән һәм тискәре кризис нәтиҗәләрен тоймаган тармак предприятиеләренә ярдәм итү өчен өстәмә финанс һәм финанс инструментлары комплексы эшләнде".
Лидерлар бишлегенә, Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан кергән.
Элегрәк 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан шулай ук инвестицион климат торышы буенча регионнар арасында икенче урынны алган иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Россия субъектларының инвестицион климат торышының милли рейтингы бизнес өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының тырышлыгын бәяли. Аны төзегәндә бәяләүнең дүрт юнәлеше исәпкә алына: җайга салу мохите, инфраструктура һәм ресурслар, бизнес өчен институтлар һәм кече, урта эшкуарлыкка ярдәм итү. Рейтинг эшмәкәрләр фикере нигезендә формалаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа