Минтимер Шәһмиев: "Динсез рухи байлык була алмый!"
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен үстерү әһәмияте турындагы фикерләре белән бүлеште.
«Ничек кенә авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.
Минтимер Шәймиев аңлатуынча, бүгенге тормышта кешеләр бер-берләре белән аңлашып яшәргә тиеш. «Дин югалган, атеистик тормышны кичердек. Җәмгыятьнең шундый булуы зур сынау булды. Ата-аналарыбызга да туры килде. Җаныбыз, тәнебез белән тырышып йөрүебез нәтиҗәләре үзен күрсәтә башлады. Бу безгә көч бирә, үзебезгә ышанычны арттыра», — ди ул.
Дәүләт Киңәшчесе моны борылыш еллары диде һәм дин әһелләренә рәхмәтен белдерде.
«Үзара аңлашу булса, күп нәрсә эшләп була. Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алган булыр идек. Безгә бердәмлек кирәк! Безгә ханәфи мәзһәбкә юнәлешебезне тирәнәйтергә тиешбез. Нинди генә язмышлы, динен югалткан халык юк. Бу мәзһәбне ныклап файдаланып эш итәргә кирәк», — дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа