Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

1 июньнән Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиада уеннары өчен волонтерларны сайлап алу башлана

Уеннарда дөньяның 101 иленнән килгән спортчылар катнашачак, ул илләрнең һәрберсеннән волонтер сыйфатында катнашу өчен гаризалар килгән.

1 июньнән Казанда киләсе елның гыйнвар аенда Татарстан башкаласында узачак Махсус Олимпиада уеннары өчен волонтерларны сайлап алу башлана. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләде.

«Без 31 майда заявка кампаниясенең тәмамлануын анонсладык, шуңа күрә 1 июньнән рекрутинг үткәрә башлаячакбыз. Без аны өлешчә башладык, әмма дистанцион форматта», — дип билгеләп үтте ул.

Уеннарда дөньяның 101 иленнән килгән спортчылар катнашачак, аларның һәрберсеннән волонтер сыйфатында катнашу өчен заявка килгән. Барлыгы 4,5 мең гариза килгән, әмма рекрутерларга нибары ярты — 2250 кешене сайлап алырга туры киләчәк.

"Волонтерлар саны бик аз, артмаячак. Аның  бюджеты расланды инде, моннан тыш, без билгеле бер оптимизация уздырдык һәм кирәкле бурычларны үтәү өчен безгә нәкъ менә шул санда кешеләр кирәк булачагын аңладык»,— дип өстәде Карпов.

Аның сүзләренә караганда, волонтерлар югары уку йортларының тулай торакларында һәм Универсиада Авылында яшәячәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса