Татарстанның онкология диспансерына 2020 елда 900 миллион сумлык җиһазлар кайтартылган
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.
Республика клиник онкология диспансеры 2020 елда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителгщн. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ишекләрен ачкан. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылып, җиһазландырылган.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аларның максатларын дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче «май» указында билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа