Балаларны криминалдан саклау турында туры эфирда экспертлар аңлатачак
28 апрельдә 14:00 сәгатьтә “Балаларны криминалдан ничек сакларга” темасына туры эфир узачак.
Очрашуда “Ышаныч” балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Овчинникова “Баланы хокук бозулардан һәм җинаятьләрдән ничек сакларга” дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак, шулай ук Казан шәһәре “Доверие” үзәге психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова “Балага көч кулланудан, аңа каршы җинаятьләрдән ничек сакланырга?” дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.
Экспертлар-ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең 3 бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров.
Очрашуның модераторлары: Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева.
Туры эфирны ТР Министрлар Кабинеты сайтында карарга мөмкин.
“Кайнар линия” телефоны (843) 294-96-10.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа