Татарстан эшкуарлары “ФОТ 3.0” программасы буенча 721 млн сум акча алды
Зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм бу өлкәләрдә мәшгульлекне алга таба саклауга юнәлдерелгән дәүләт программасы 9 мартта эшли башлады.
Хәзерге вакытта кредит бирүнең яңа ташламалы 3% программасы “ФОТ 3.0” буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларының 721,3 млн сумлык 272 гаризасы каралган.
Хәзерге вакытта республика эшкуарлары тарафыннан 2,8 млрд.сумнан артык суммага ташламалы финанслау җәлеп итүгә 790 гариза бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, «ФОТ 3.0» программасы РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасын алмаштырып килде, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3% ка тигез. Финанслау 12 айга кадәр бара, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заем кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләргә тиеш түгел, икенче яртыеллыктан башлап ай саен тигез өлешләр белән түләргә кирәк булачак.
Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәләре дә катнаша ала. Микро - һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДНЫҢ төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре – фәкать төп кодлары буенча гына гамәлгә ашырыла.
Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә-һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.
Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия Банкы аккредитацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia