Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатыла башлады

Китап Казанда һәм Уфада газета-журнал киоскларында, Татарстан районнарында газета редакцияләрендә сатыла башлады.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатыла башлады.

Китапны Казанда һәм Уфада татар китаплары кибетләрендә, газета-журнал киоскларында алырга мөмкин. Районнарда яшәүчеләрнең «Никах» китабын район газеталары редакцияләрендә сатып алу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, китапны почта аша да кайтартырга була. Моның өчен «Татмедиа» интернет-кибетендә заказ бирергә кирәк.

Китап сатып алу буенча барлык сорауларларыгызны   +7 (843) 222-09-84 (добавочный: 1203),             + 7 (917) 393-09-62 телефоннарына шалтыратып бирә аласыз.

«Никах» китабын «Казан утлары» журналы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән чыгарды. Бу — Хисаметдин Исмәгыйлевның беренче китабы. Тиражы 2000 данә. 160 битле китап кесә форматында эшләнгән.

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. «Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз күзләре белән күреп, кичереп язган автор. Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән кала, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә… Кыскасы, бик мавыктыргыч сюжет. Хисаметдин Исмәгыйлевнең „Никах“ китабын укыгач, и язмыш, диясе генә кала…» — дип сөйләде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса