Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Чаллыда комплекслар бетәргә мөмкин

Алар урынына хәзер урамнар булачак.

Чаллыдагы комплекслар гамәлдән чыгарыла, алар урынына хәзер илнең башка шәһәрләрендәге кебек урамнар булачак.

«Чаллыда әлегә кадәр йортларны төзелеш адреслары буенча атарга кабул ителгән һәм ике адресация гамәлдә, бу традиция белән саубуллашырга, комплекслардан арынырга вакыт», — дип тәкъдим итәләр.

Яр Чаллыда торак микрорайоннар комплекслар дип атала. Шәһәрдә икеләтә адресация эшли. Һәр йортның урам буенча номеры бар (бу адрес паспортта теркәү графасында языла) һәм төзелеш адресы (комплекс буенча адрес). Чаллылылар төзелеш адресларыннан ешрак файдалана һәм  шәһәр кешеләре еш кына үзләренең кайсы урамда яшәгәннәрен белми.

Президент ярдәмчесе Наталия Фишман әлегә тәкъдим белән танышырга өлгермәгәнлеген хәбәр итә Чаллы ТВ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса