Бу язда Татарстаннан 3 мең егет армиягә китәчәк
Армияга баручыларның беренче төркемен озату апрельдә булачак.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе коры җир гаскәрләре сафын тулыландырачак.
1 апрельдән Татарстанда һәм бөтен Россия буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Апрель-июль айларында республикадан 3 мең егет армиягә китәчәк. Шул ук вакытта чакырылыш комиссияләренә 16 меңнән артык кеше чакырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
«Бүген безнең илдә һәм аерым алганда республикада 2021 елның язгы чакырылыш кампаниясе башланды. РФ Президенты Указы нигезендә, агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби хезмәткә 17-28 яшьлек 134 меңнән артык кеше чакырыла. Гражданнарны кабул итү бу елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр барачак», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күбе (45%) коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китә. РФ Милли гвардиясе гаскәрләренә-10%, Хәрби — Диңгез Флотына-12%, Һава — космик көчләргә 11% җибәрәчәк. Һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге өлешләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның 7% ы, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8% ы, ә башка бүлекчәләргә 4% ы китә.
ТР җыелма пунктыннан егетләрне армиягә беренче озату апрель ахырында булырга тиеш, дип өстәде Погодин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа