Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

“Нефтяник” тагын җиңүче

2 октябрь көнне “Нефтяник” Пермь шәһәренең “Молот-Прикамье" командасы белән очрашты.

Бу уенның тематикасы Өлкәннәр көненә багышланган иде. Җанатарларны бу көнне клубның талисманы булган “Хоккей-Бабай” һәм совет киногерое “Балбес” каршылады. Шулай ук “Яраткан әбиемнең бүлмәсе” дигән фотозона эшләде, теләгән һәркем камыр ризыклары белән чәй эчә алды.

Уенны Әлмәт шәһәренең  лаеклы ялда булган хоккейчысы Анатолий Буянцев ачып жибәрде.

Уен исәбе беренче тәнәфестән соң гына башланып китте. Бәхет каршы як команданың капкачысы Александр Дельновка елмайды. Ләкин егерме сигезенче минутта  Михаил Мокин исәпне тигезли алды. Уенның утыз алтынчы минутында исә Динар Хәмидуллин  каршы як команда капкасына  алка җибәрде.

Реклама

Уенның соңгы өлешендә Ярослав Альшевский һәм Динар Хәмидуллин башлаган атаканы Станислав Альшевский  3:1  исәбе белән тәмам итте.

 

Фото:http://almetievsk-ru.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса