Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча ярышлардан 11 җиңү белән кайтты

15-17 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда кикбоксинг буенча 35 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасы бүләкләренә шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты узды.

Биредә Татарстанның 100 гә якын спортчысы катнашты. Бу ярышларда Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегенә йөрүче 11 укучысы да катнашты. Укучылар Әлмәткә 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайтты.

 Беренче урынны 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артур Гарифуллин, 39 килограммга кадәр авырлык категориясендә Әмир Зиннәтуллин, 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә Виталий Булига, 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Чумаков яулады.

Икенче урынга 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Симонов, 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Салават Гаясов, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Станислав Панов, 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә Эдуард Фазлыев ия булды.

Өченче урынга 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алишер Эргашев, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артем Буравов һәм Әмир Сәхәпов лаек булды.

Тренерлары – А.Ю. Рыжиков, А.А. Панов һәм Т.Т. Гыймаев.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса