Әлмәт йөзүчесе ике медаль алып кайтты
27-29 февраль көнне Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды.

Анда Олимпия резервы спорт мәктәбенең 7 спортчысы Әлмәт данын яклады.

Александр Белоусов 100 һәм 200 метр дистанцияләрне брасс белән йөзүдә ике тапкыр көмеш медаль яулады. Ул тренеры Надежда Ожегина җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia