Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре - иң алдынгы!

19-21 сентябрь көннәрендә Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Ярышлар «Акчарлак» бассейнында узды.

Анда  Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Кумара, Лаеш, Минзәлә, Әлмәт, Лениногорск, Саба һәм Алабугадан килгән квалификациясе беренче разрядтан да түбәнрәк булмаган 480 спортчы катнашты. Бу ярышларда Әлмәт данын  олимпия резервы спорт мәктәбенең 14 спортчысы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:

1 нче урын

 4 х 100 м ирекле стиль белән йөзү эстафетасы:

Роман Яковле
Марат Мөхәммәтҗанов
Эдуард Вәлиәхмәтов
 Реналь Нәҗипов

Ир-атлар арасында  4 х 100 м кушылган стиль:

 Роман Яковлев
 Эдуард Вәлиәхмәтов
 Реналь Нәҗипов
 Егор Силачев

Шәхси зачет нәтиҗәләре буенча:

Реналь Нәҗипов (2003 нче елгы)

 Баттерфляй белән 200 метрга йөзү - 2  нче урын

400 метрга  комплекслы йөзү (КПЛ) - 2 урын

200 метрга  комплекслы йөзү (КПЛ) - 3 урын

Эдуард Вәлиәхмәтов  (1999 нчы елгы)

 Баттерфляй белән 200 метрга йөзү - 1  нче урын

400 метрга  комплекслы йөзү (КПЛ) - 1 урын

Брасс стиле белән 100 метрга йөзү - 1 нче 

200 метрга  комплекслы йөзү (КПЛ) - 1 урын

Брасс стиле белән 50 метрга йөзү - 3 нче  урын

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса