Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт кызы - абсолют җиңүче

7-9 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә балаларның "Идел буе" Бөтенроссия йөзү лигасы ярышлары узды.

Бу ярышларда Россиянең күп кенә төбәкләреннән һәм Израильдән килгән 700 дән артык спортчы катнашты. Әлмәт данын Олимпия резервы спорт мәктәбенең яшь спортчысы Анастасия Кузьмина яклады.

Настя баттерфляй белән 50, 100 һәм 200 метрга йөзү, 200 метрга комплекслы йөзү буенча һәм күптөрле ярышларда җиңеп, абсолют җиңүче исеменә лаек булды.

Спортчы Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренеры Ксения Смирнова җитәкчелегендә шөгыльләнә. Настяны һәм аның тренерын әлеге зур җиңү беләк ихластан котлыйбыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса