Әлмәт көрәшчесе Казаннан җиңү белән кайтты
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Бу ярышларда Татарстан Республикасыннан 34 команда составында иң көчле 120 көрәшче көч сынашты
Әлмәт данын Олимпия резервы спорт мәктәбе көрәшчесе Рамил Синякаев яклады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Рамил, 75 кг авырлык категориясендә өченче урын алып Татарстан чемпионатының бронза призеры булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа