Әлмәт боксчылары югары нәтиҗә белән кайтты
23 февраль көнне Алабуга шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бокс буенча матч узды.
Әлеге турнирда 60 спортчы катнашты, Әлмәт данын бу бәйгедә Яшьлек-Девон бокс клубында шөгыльләнүче 30 көрәшче яклады. Очрашу ахырында һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде.
Әлеге ярышта урыннар билгеле булмады, әмма рәсми булмаган зачетта Әлмәт командасы 1нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа