Әлмәт боксчылары кабат җиңүче
26 февральдән алып 2 мартка кадәр Йошкар-Ола шәһәрендә Төньяк Кавказда һәлак булган сугышчылар истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Турнирда Россиянең төрле регионарыннан килгән иң көчле боксчылар катнашты. Әлмәт спортчылар бу ярышларда да сынатмады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә ир-егетләр арасында 69 кг кадәр авырлык категориясендә Әлмәт егете Роман Кудлович беренче урынга ия булды.
Яшүсмерләр арасында икенче урынга шул ук авырлык категориясендә Виталий Сергеев ия булды. Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа