"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар" раллиенда дүрт яңа спорт йөк машинасын сынарга әзерләнә
Техниканы яңарту ярышлардагы яңа кагыйдәләр белән бәйле – йөк машиналары зачетында моторларның максималь күләменә 13 литрга кадәр чикләү кертелә.
"КАМАЗ-Мастер" командасы әгъзалары "Дакар-2019" раллиенда дүрт яңа спорт йөк машинасын сынарга әзерләнә. Бу хакта Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда "КАМАЗ-Мастер"ның дүрт экипажы чыгыш ясаячак. Ике йөк машинасына алты цилиндрлы двигательләр һәм автомат тапшыру тартмалары куелган. "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин әйтүенчә, Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев экипажлары автомат трансмиссияле машиналарда ярышачак.
Техниканы яңарту ярышлардагы яңа кагыйдәләр белән бәйле – йөк машиналары зачетында моторларның максималь күләменә 13 литрга кадәр чикләү кертелә.
"Дакар" маршруты Перу территориясендә узачак, ярышлар 6-17 гыйнвар көннәрендә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, трассаның 70 процентын комлы урыннар тәшкил итә.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа