Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перуга килде

Марафон 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт ала, дистанция озынлыгы 5 мең километр тәшкил итә.

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перу башкаласына килде. Иртәгә экипаж алдында административ һәм техник тикшерү процедуралары узу бурычы тора. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына команданың матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин хәбәр итте.

«КАМАЗ-мастер»ның икенче төркеме Лимага 3 гыйнварда килде, хәзер бөтен команда җыелып бетте һәм стартка әзерләнә. Бүген техниканы әзерләү белән шөгыльләнәбез. Иртәгә, 5 гыйнварда, административ һәм техник тикшерү процедуралары була», - диде Эрик Хәйруллин. Аның сүзләренчә, команданың техникасын Лимага алдан ук китергәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Дакар-2019» раллиенда команданың дүрт экипажы катнаша.

  • Марафон 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт ала, озынлыгы 5 мең километр тәшкил итә. Ралли 10 этаптан соң, шулай ук Лимада төгәлләнә.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса