Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы ярышларында 170 меңнән артык татарстанлы катнашкан

Узган шимбәдә Казанда һәм Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә «Россия чаңгы юллары -2020» XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм «Татарстан чаңгы юллары -2020» республика массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге ярышлар «Спорт -тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узды. Массакүләм стартка 173 300 татарстанлы чыкты.

Казандагы  «Россия чаңгы юллары — 2020» ярышларына төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелде.

Республика районнарында «Татарстан чаңгы юллары»  массакүләм стартлары узды. Ярышлар соңгы елларда файдалануга тапшырылган 35 яңа модульле чаңгы базасында да узды.

«Россия чаңгы юллары» ярышларын үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде.

«Россия чаңгы юллары»  «Спорт — тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында Демография " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса