“Ак Барс” хоккей командасы өчен сезон тәмамланды
Плей-офф этабының “Ак Барс” – “Авангард”сериясе исәбе – 0:4.
Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Омск шәһәренең “Авангард” командасына дүртенче тапкыр җиңелде. Уен исәбе – 2:3, плей-офф этабының беренче сериясе исәбе – 0:4. Шулай итеп, “Ак Барс”өчен быелгы сезон тәмамланды.
Узган сезонның чемпионы, Казанның “Ак Барс” хоккей командасы, быелгы плей-офф этабыннан беренче төшеп калган команда булды.
Беренче период. Алтынчы минутта “Авангард” уенчысы Сергей Шумаков алка кертте (0:1). Җиденче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Антон Ландер күпчелектә, җавап итеп, “Авангард” капкасына алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына исәпләнде (1:1).
Икенче период. Бишенче минутта Сергей Шумаков әлеге уенда “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертте (1:2). Унберенче минутта, күпчелектә өчкә-биш форматында уйнаганда, Сергей Шумаков, гол кертеп, хет-трик ясады (1:3).
Өченче период. Өченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов, гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (2:3). Период уртасында “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведоның йөзенә алка эләкте, җәрәхәт алу сәбәпле, ул уен ахырына хәтле бозга чыкмады.
Соңгы минутларда “Ак Барс” хоккейчылары алка кертүгә бик якын иделәр, ләкин озак вакыт азчылыкта уйнау бу уңышка ирешергә мөмкинчелек бирмәде.
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Азеведо – Ландер – Секач, Абросимов – Манухов;
Лукоянов – Михеев – Зарипов, Постма – Юдин;
Галиев – Потапов – Ткачёв, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Попов – Глухов (Воронков).
“Авангард”:
Бобков (Налимов);
Кошелев – Семёнов – Шумаков, Франсон – Пивцакин;
Михеев – Зернов – Широков, Покка – Емелин;
Петров – Стась – Фисенко, Чудинов – Бондарев;
Бек – Тальбо – Стольберг (Яремчук, Манукян).
“Ак Барс” хоккей командасының киләсе сезонда уңышлы уеннарына өмет баглап, быелгысы өчен рәхмәт әйтергә кала.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа