Көч һәм җитезлек бәйрәме
Физкультурачылар көнен Әлмәттә төрле ярышлар, бүләкләүләр һәм күңел ачулар белән уздырып җибәрделәр.
Физкультурачылар көнен Әлмәттә төрле ярышлар, бүләкләүләр һәм күңел ачулар белән уздырып җибәрделәр.
Бәйрәм чаралары берьюлы берничә локациядә оештырылды. «Юбилейный» спорт сараенда стритбол буенча турнир узды, «Теннис Сити» спорт үзәгендә һәм башка күп кенә спорт учреждениеләрендә, шулай ук ачык һавада төрле ярышлар оештырылды.
Теләге булганнар ГТО ноктасында нормативлар тапшырдылар, спортның төрле төрләре буенча ярышлар, сәламәт туклану турында лекцияләр, мастер-класслар, спорт күнегүләре үткәрелде. Шул ук көнне иң яхшы спортчыларны һәм тренерларны, актив яшьләрне бүләкләделәр.
Ишегалды футбол клублары арасында оештырылган «Метрошка» фестивале әлмәтлеләр күңеленә аеруча хуш килде.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, Әлмәттә бүгенге көндә 50дән артык спорт төре үстерелә, яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү өчен ишегалды территорияләрен дә кертеп, иҗтимагый киңлекләр дә зур нәтиҗә белән файдаланыла.
Спорт бәйрәмнәре районда әле дә дәвам итә. 15-16 август көннәрендә Габдрахман авылында балалар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узачак.
- Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia