Әлмәттән — Олимпия үрләренә
Екатерина Кошкина ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында бронза яулады.
Спортчы кыз беренче тапкыр 68 кг кадәр авырлык категориясендә келәмгә чыкты. Бу — Олимпия уеннары программасына керә торган бик җитди үлчәү, шуңа күрә биредә көндәшлек тә ифрат көчле. Яңа авырлыкка күчү Катя өчен җиңел булмый: ярышларга әзерләнгәндә кирәкле массаны җыю да авыррак бара, өстәвенә, узган чордагы иске җәрәхәтләр дә үзен сиздерә.
Киеренкелек үзенең пигына җитә: ярыш барышындагы көрәшләрнең берсендә Катя көндәшенә 0:10 исәбе белән оттыра. Тренеры билгеләп үткәнчә, биредә зур җаваплылык аркасында килеп чыккан психологик басым һәм техник хата үз сүзен әйтә.
Ләкин Әлмәт кызы сынатмый, ахырына кадәр көрәшеп, барыбер үз бронзасын таба
һәм җиңүне кулдан ыч-кындырмый.
Команда эше һәм тренер казанышы
Бу медаль — Екатерина Кошкинаның фидакарь хезмәте генә түгел, ә аның зур остазларының да зур уңышы. Спортчының җиңүендә Әлмәт Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры һәм Катяның шәхси тренеры Эдуард Гаджиевның өлеше бәяләп бетергесез.
Эдуард Замирович Гаджиев, Катяның шәхси тренеры:
– Көрәш бик көчле, урыны белән гаять катлаулы булды. Алдан әйтеп булмый торган ярымфиналлар ярышның ахырына кадәр интрига тотты, хис-кичерешләрне арттырды. Катяның бу яңа категориядә беренче тапкыр чыгыш ясап ук пьедесталга күтәрелүе —
бу аның ныклы характерының да, безнең бөтен системалы, уртак эшебезнең дә төп күрсәткече!
Без барлык әлмәтлеләр исеменнән Екатерина Кошкинаны һәм аның тренеры Эдуард Гаджиевны әлеге олы уңыш белән котлыйбыз! Бу алтынга бәрабәр бронза, каушап калмыйча, яңа биеклекләр яуларга мөмкин икәнен исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia