Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт көрәшчеләренең казанышлары

Ике ярыш нәтиҗәләре буенча Яшь Әлмәт көрәшчеләре матур көрәш күрсәтеп, призлы урыннар алдылар.

Әлмәт көрәшчеләренең казанышлары

Нурлатның «Тулпар» спорт сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча ачык ярышлар узды. Турнир күренекле тренер-укытучылар Мөхәммәтов Фоат һәм Яруллин Ринат истәлегенә багышланды. Келәмгә Азнакай, Әлмәт, Баулы, шулай ук Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан 100 гә якын яшь спортчы чыкты. 

Ә Мөслим районының Ташлыяр авылында Геройлар Илмир Монасыйпов һәм Айдар Зиннуров истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды. Ярышларда Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Азнакай районнарыннан һәм Әлмәт шәһәреннән иң көчле көрәшчеләр катнашты. 

Ике ярыш нәтиҗәләре буенча Яшь Әлмәт көрәшчеләре матур көрәш күрсәтеп, призлы урыннар алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса