Әлмәт көрәшчеләре җиңү яулый
Әлмәт көрәшчеләренең җиңүләре!
Черкесск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ирекле стильдә Әлмәт көрәшчесе Осман Махмич 2 урынны алды, Булат Москов җиңүче булды.
Чистай шәһәрендә көрәш буенча ярышлар узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Сәетгалиев Айдан, Закиров Әмир, Антошкин Евгений, Варакин Артем чемпион булдылар. Икенче урында-Гәрәев Тимур, Захаров Ролан, Сәлахов Әмир. Өченче урынны Юртов Николай, Петерс Риналь, Сәйфуллин Рәис алдылар.
Алабуга шәһәрендә "Ялкын" журналы призларына 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Каты көрәш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең "Ак бүре" көрәш федерациясе вәкилләре Юртов Николай өченче урынны алды, ә Әмир Ханбиков чемпион булды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia