1500дән артык әлмәтлене Әлмәттәге «Россия чаңгы юллары-2026» берләштерде
Ярышта мең ярымнан артык кеше катнашты.
1500дән артык әлмәтлене Әлмәттәге «Россия чаңгы юллары-2026» берләштерде
Экстрим-парк территориясендә төп кышкы спорт бәйрәме — «Россия чаңгы юлы-2026» бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды.
Әлмәт бөтен илебез белән бергә иң зур кышкы спорт бәйрәменә — «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына кушылды.
Беренче тапкыр «Россия чаңгы юлы " 1982 елда уза һәм елдан-ел аның популярлыгы арта гына бара.
Ярышта мең ярымнан артык кеше катнашты. Алар арасында-тәҗрибәле спортчылар, өлкән буын вәкилләре, хезмәт коллективлары, әмма бигрәк тә яшьләр һәм балалы гаиләләрнең күп булуы сөендерде.
Мондый чараларны уздыру — «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим өлеше, ул физик активлык белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыруга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia