Әлмәттә спорт сөючеләр йөгерү ярышында катнашты
Чара шарлавыклы буаларда узды.
Актив яшәү рәвешен яратучы әлмәтлеләр 27 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә шарлавыклы буаларда «S95» йөгерешендә катнашты. Бу «RunAlmet» йөгерүчеләр клубы оештырган чара.
«S95» йөгерешенең исеме түбәндәгечә аңлатыла: S — шимбә, 9 — башлану вакыты, 5 — 5 километрлы дистанция. Чара сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ял итүне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia