Физкультурачылар көнендә Әлмәт физик культура көллиятендә бу уку йортын 1980 елда тәмамлаган спортчылар җыелды
Быел алар укуларын тәмамлауга 45 ел тулганын билгеләп үттеләр.
Физкультурачылар көнендә Әлмәт физик культура көллиятендә бу уку йортын 1980 елда тәмамлаган спортчылар җыелды
Быел алар укуларын тәмамлауга 45 ел тулганын билгеләп үттеләр.
Очрашу барышында кунакларга Әлмәт физик культура көллияте директоры Илдус Гайфуллин бина буйлап экскурсия үткәрде. Кайчандыр биредә укыган спортчылар үзләренең яшьлек хатирәләрен, студент елларын искә төшерделәр, уку йорты белән бәйле җылы истәлекләре турында сөйләделәр. Очрашуга килгән төркем җитәкчеләре Асия Хәләфетдин кызы Сафинага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алар хөрмәтле укытучылары белән бүгенге көндә дә аралашып торалар. «Без бер зур гаилә кебек», – диләр спортчылар.
Чараны физик культура техникумын 1978 елда тәмамлаган Илшат Атлас улы Фәрдиев (Әлмәт) һәм 1980 ел чыгарылыш укучысы Эсхат Миннегали улы Маликовлар (Ульяновск) оештырды. Икесе дә үз вакытында техникумда белем алганнар. Хезмәт юллары хәзер физик культура белән бәйле булмаса да, спорт аларның тормышында мөһим роль уйный. Мисал өчен, Илшат Фәрдиев 1981 елда спорт мастеры нормативын үтәгән, 200 метрга йөгерүдә Татарстан рекорды куйган – 21,2 секунд, биеклеккә сикерүдә 2 метр 3 см нәтиҗәсенә ия.
– Физик культура техникумы – хезмәт баскычының башы, тормыш мәктәбе. Укыганда тырыштым, күп күнегүләр ясадым, җиңел атлетикада югары нәтиҗәләр күрсәттем. Югары белем алгач Яшел Үзән, Казан, Әлмәт, Чүпрәле районнарында ТР Прокуратурасында эшләдем. Техникумны беркайчан да онытмадым, монда танышкан дуслар, төркемдәшләр белән аралашып торабыз, – ди Илшат Фәрдиев.
– Бу уку йортына, укытучыларыбызга без бүген дә рәхмәт әйтәбез. Күбебез сайлаган һөнәребез буенча эшләдек, әле бүгенге көндә дә педагогика өлкәсендә эшләүчеләр бар. Мин үзем дә 25 ел физик тәрбия җитәкчесе булдым. Хәзер инде башка өлкәдә – тегү фабрикасы директоры булып эшлим, – диде Эсхат Маликов.
Еллар узуга карамастан, бу физкультурачылар бер-берсенә карата булган хөрмәт хисен, дуслык җепләрен югалтмаганнар. Киресенчә, вакыт үткән саен аларның бердәмлеге ныгыган гына. Башкача булу мөмкин дә түгелдер, чөнки аларны һаман да алар сайлаган, яраткан спорт берләштерә.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia