Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт командасы адаптив хоккей буенча кубок өчен турнирда көч сынаша

Ярышлар Чувашиядә уза.

Әлмәтнең «Нефтяник-следж» командасы Татарстанны адаптив хоккей буенча турнирда тәкъдим итә. Ярышлар Чувашия республикасында уза. Уеннар дүрт көн дәвам итәчәк. Идел буеның иң яхшы 12 командасы ике дивизионда – следж-хоккей буенча тугыз команда арасында көч сынаша. Моннан тыш, сукырларның һәм начар күрүчеләрнең өч командасы катнаша. Күрше республикага Саратов, Киров, Пермь, Ижевск, Саранск, Түбән Новгород вәкилләре килде.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, медальләр, кубоклар һәм призлар алачак. Ярышлар вакытында шулай ук дүрт номинациядә иң яхшы уенчыларны билгеләячәкләр: капкачы, сакчы, тренер һәм һөҗүмче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса