Җанатарларны ярышларның якты мизгелләреннән ләззәтләнергә чакыралар.
Әлмәттә су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты этабы узачак. Ярышлар 8 һәм 9 июньдә узачак. Нефтеградка Россиянең иң көчле спортчылары җыелачак. Программада: фристайл һәм параллель слалом.
Шәһәр сусаклагычындагы мавыктыргыч ярышларны карарга барлык теләүчеләрне дә чакыралар, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.