Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Ринат Галиев истәлегенә хоккей турниры узды

Анда 2012 елда туган яшь спортчылар катнашты.

Әлмәттә, «Нефтче» хоккей әзерлеге үзәгендә, 10 майда «Татнефть» компаниясе генераль директоры Ринат  Галиев истәлегенә 2012 елда туган егетләр командалары арасында чираттагы, исәп буенча икенче турнир  тәмамланды.

Йомгак ясаганда катнашучыларны «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Нефтче» АХК президенты Ринат Шәфигуллин, Ринат Галиевның оныгы Руслан Шурупин, «Ак Барс» хоккей академиясе директоры Ришат Гимаев һәм «Татнефть – Охрана» компаниясе җитәкчесе Самат Галиев сәламләде һәм бүләкләде.

Биш уен көне нәтиҗәләре буенча җиңүне «Ак барс» командасы яулады. Икенче урында 

 «Кузнецкий лёд», өченче урында «Локомотив» командасы булды.

Иң яхшы уенчылар булып, «Локомотив»  капкачысы Демид Дорофеев, «Ак Барс»ның яклаучысы Артем Захарчук,

 «Кузнецкий лёд»ның һөҗүмчесе Андрей Воронов танылды.

Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы «Ак Барс»тан Эмиль Зарипов булды.

 

 

Фото: «Нефтче»АХК матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса