Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр кышкы ГТО фестивалендә призлы урын яулады

2024 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленә йомгак ясалды.

4 мартта Татарстан буенча ГТО ВФСК төбәк операторы тарафыннан 2024 елда Татарстан республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) кышкы фестиваленә йомгак ясалды. Бу масштаблы вакыйга инде сигезенче ел рәттән бөтен Татарстан буенча сәламәт яшәү рәвеше, физкультура һәм спорт сөючеләрне берләштерә. 

Беренче этапта ярышларда бөтен республикадан 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк 8 меңнән артык кеше катнашты, алар ГТО комплексының II-XV баскычларына карый. Иң яхшы нәтиҗәләргә ия булучылар ярышларның зона этабында район намусын якларга тиешле җыелма командалар төзеделәр. Ярышларның 2нче этабында барлыгы 511 кеше катнаша. 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге район яки шәһәр командасында 14 кеше катнашты.

Зона этаплары Балтач, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Зәй, Азнакай, Алексеевск, Актаныш, Алабуга районнарында һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә узды.

Фестивальнең 3 этабына 2 зона этабында беренче урыннарны алган командалар чыкты.
3 нче республика этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булдылар:

Шәһәр командалары арасында:

1 урын-Яр Чаллы;
2 урын-Түбән Кама;
3 урын-Әлмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса