Җиңүчеләрнең өч буыны
«Татнефть» компаниясенең актив хезмәткәрләре һәм студентлар тиешле дистанцияне велосипедларда һәм йөгереп үттеләр.
Әлмәттә Татнефть Профсоюз тарафыннан оештырылган өч буын дуатлоны буенча ярышлар узды. Нефть төбәге башкаласында сентябрь башында үткән башка күп кенә чаралар кебек үк, әлеге ярышлар да Татарстанда нефтьне эшкәртә башлауның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасының 75 еллыгына багышланды.
Буыннар чылбыры өзелми
Узган шимбәдә экстрим-паркта иртәдән үк күңелле шау-шу гөрләде. Биредәге уңай мохитка һәм күтәренке кәефкә барыннан да күбрәк йогынты ясаучылар беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган нефтьче-ветераннар булгандыр. Әле спорт чарасында катнашучыларны теркәү вакытында ук нефть тармагы хезмәткәрләренең иң өлкән буыны вәкилләре ритмик музыкага ияреп, тамашачыларның сокланулы карашлары астында дәртле «разминка» оештырдылар. Тиздән аларга шулай ук фитнес-инструктор җитәкчелегендә башкалар да кушылып, старт алдыннан тәннәрен яза алды.
Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Татнефть Профсоюз төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин сәламләде. Ул юбилейлы даталар хакында искәртеп үтте һәм Татарстанда нефть чыгара башлауның республикабыз һәм илебез сәнәгатен торгызуга ярдәм иткәнен һәм нефтьнең шушы үткән еллар дәвамында кешеләр файдасына хезмәт итүен билгеләп үтте.
- Бу ярышлар белән без «Татнефть»нең хезмәт тра-дицияләренә нигез салучылар - бик катлаулы шартларда республикабыз нефть тармагына тәүге юл яручыларга хөрмәт күрсәтәбез. Без нефтьчеләрнең төрле буыннары арасындагы бәйләнешне истә тотарга, югалтмаска һәм һәрвакытта да бердәм булып калырга тиешбез, - дип ассызыклады Гомәр Яруллин.
Шулай ук ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, ӘМР башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Әнүзәр Юнысов, «Татнефть» компаниясе генераль директорының скважиналарны бораулау һәм ремонтлау һәм катламнарның нефть би-рүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигуллин, ТР Триатлон федерациясе башкарма директоры Александр Яковлев һәм башка мәртәбәле кунаклар да катнашучыларга спорт уңышлары теләделәр.
Һәркем булдыра ала, сәламәтлеккә дә
файдалы
Дуатлонны хаклы рәвештә триатлонның энесе дип атарга була. Ул ике дисциплинаны үз эченә ала: йөгерү һәм велосипедта узышу. Мондый җиңеләйтелгән формат әлеге спорт төрен барлык яшьтәгеләргә дә туры килә торган һәм шуңа бәйле рәвештә массачыл да итә. Моның шулай булуын экстрим-парктагы ярышлар да исбатлады.
Татнефть Профсоюзның өч буын вәкилләре - яшьләр, уртача яшьтәге хезмәткәрләр һәм хөрмәтле ветераннар дистанцияләрне актив рә-вештә уздылар. Профильле уку йортларында укучы кызларны һәм егетләрне исә аерым яшь категориясенә кертергә мөмкин - булачак нефтьчеләр шулай ук стартка бастылар.
Ярышлар ике этаптан торды: йөгерү һәм кисешүле җирлек буйлап велосипедта узышу (кросс-кантри). Ир-атларга 4 километрны йөгереп үтәргә һәм 8 километрны велосипедта узарга кирәк иде. Хатын-кызларга исә шул рәвешчә 2 һәм 4 километр.
Сүз дә юк, дистанцияне узу өчен билгеле бер дәрәҗәдә физик чыдамлык һәм нык-лык кирәк. Шулай булуга карамастан, бу көнне стартка баскан һәркем диярлек финиш сызыгын кисеп үтте. Маршрутны башыннан ахырына кадәр үтүчеләр арасында Татнефть Профсоюз рәисе урынбасары һәм вакыйганы төп оештыручыларның берсе - Рифдар Хамадьяров та бар иде. Өстәвенә, ул лаеклы чыгыш ясап, үз яшь категориясендә дүртенче урынны алды.
- Мондый ярышларның төп максаты - мөмкин ка-дәр күбрәк профсоюз әгъ-заларын спорт белән даими шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Татнефть Профсоюз әлеге ярышларны өченче ел рәттән үткәрә. Өстәвенә, баштарак ул Лениногорскида велосипедта узышу, ә узган ел велокросс-кантри булган булса, бу юлы без, тагын да алгарак китеп, велокроссны йөгерү белән берләштерергә булдык, шулай итеп өч буын дуатлоны буенча турнир оештырдык. Әлбәттә, ярышларны оештыру, аларның популярлыгын һәм массачыллыгын арттыру буенча тагын да үсәчәкбез, димәк, бу юнәлештә төрле конструктив идеяләрне һәм тәкъдимнәрне карау өчен без ачык, - диде Рифдар Хамадьяров.
Чемпионнар гаиләсе
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү чараның йомгаклау этабы булды. Пьедесталның иң югары бас-кычына күтәрелүчеләр арасында Владимир Назаров та бар иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аның улы Александр Назаров һәм кызы Мария Байбородова шулай ук үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.
- Кечкенәдән үк спортка өйрәтеп үстергән балала-рымның иң көчлеләр арасында булуы бик сөендерә. Аларның җиңүләре законлы, чөнки Александр уңышлы биатлончы иде, ә Мария күп кенә чаңгы турнирларында призер булды. Хәзер ике оныгым - Максим һәм Никита йөзү һәм триатлон белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә киләчәктә безнең нәселдә инде өч буын спортчылар
булачагына шик юк! - дип уртаклашты Владимир Назаров.
Хатын-кыз-җиңүчеләр
60 яшь һәм өлкәнрәк:
1 нче урын - Илгизә Иванова;
2 нче урын - Людмила Җиһаншина;
3 нче урын - Гүзәл Дәүләтова.
50-59 яшь:
1 нче урын - Гөлназ Гыймадиева («Татнефть-УРС» ҖЧҖ);
2 нче урын - Татьяна Сәйфетдинова («Татнефть-мәктәп» ЧОУ);
3 нче урын - Венера Кожевникова.
35-49 яшь:
1 нче урын - Надежда Лещинская («Тольяттикаучук» ППО);
2 нче урын - Алина Иванова («ТатНИПИнефть» институты);
3 нче урын - Рената Елдашева («Татшина» ҖЧҖ).
18-34 яшь:
1 нче урын - Мария Байбородова (УСО);
2 нче урын - Ольга Ермакова (ТАНЕКО АҖ);
3 нче урын - Ирина Фомина (ЦОБ/ КУ/ ЦРККиМП).
Студентлар:
1 нче урын - Дилә Абдуллина (Әлмәт нефть институты);
2 нче урын - Алсу Гыймалетдинова (Әлмәт нефть институты);
3 нче урын - Софья Попова (Әлмәт нефть институты).
Ир-ат җиңүчеләр
50-64 яшь:
1 нче урын - Владимир Назаров;
2 нче урын - Иван Чернов («Татшина»);
3 нче урын - Валерий Афанасьев.
35-49 яшь:
1 нче урын - Алексей Шипилов («Прикамнефть» идарәсе);
2 нче урын - Александр Ласков («Татнефть-Добыча» СП);
3 нче урын - Игорь Кутузов («Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖнең Марий Эл филиалы).
18-34 яшь:
1 нче урын - Александр Назаров («УК «Система-Сервис» ҖЧҖ);
2 нче урын - Ирек Бакиров (УТНГП);
3 нче урын - Евгений Романов («КРС-Сервис» ҖЧҖ).
Студентлар:
1 нче урын - Әмир Мирхәйдәров (политехник техникум);
2 нче урын - Тарек Сайед;
3 нче урын - Зөфәр Идрисов.
Наил Батршин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа