Әлмәттә балалар поликлиникасы артында футбол манежы төзеләчәк
Спорт объектында якын-тирә мәктәп балалары бушлай шөгыльләнә алачак.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында Тельман урамындагы балалар поликлиникасы артында яңа форматтагы футбол манежы төзеләчәге турында сөйләде. Проектны «Физра» компаниясе муниципалитет белән концессия килешүе буенча гамәлгә ашыра.
- Анда күрше мәктәпләрдән килгән балаларыбыз бушлай шөгыльләнәчәк, кичен ул инде коммерция объекты буларак эшләячәк, - диде ул.
Инвестор үз акчаларын кертәчәк һәм федераль финанслауны җәлеп итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр җир биргән.
- Быел яңа шәп объекты барлыкка килер дип ышанам, - дип нәтиҗә ясады Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа