Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Руслан Язданов истәлегенә шашка ярышы узды

Беренчелектә 52 әлмәтле катнашкан.

16 апрельдә Әлмәт шәһәренең шахмат буенча спорт мәктәбендә Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең тиз шахмат буенча беренчелеге узды, ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган 2 дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче аерым гвардия десант – штурм бригадасы (в/ч 73612) сугышчысы Язданов Руслан Фәнзил улына багышланды.

Беренчелектә 52 кеше катнаша. Ярышлар швейцария системасы буенча 9 турда, вакыт контроле 6 минут + 5 секундта узды.


Компромиссыз көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде:
Ирләр:
1 урын-Ковалев Кирилл
2 урын-Бадертдинов Самат
3 урын-Маликов Марат

Ветераннар:
1 урын-Мөфәзалов Закван
2 урын-Сорокин Виктор
3 урын-Зиннуров Рәсил

Егетләр:
2006-2009:
1 урын-Мусин Рамазан
2 урын Молдаханов Реналь

2010-2012:
1 урын-Сабитов Радмир
2 урын-Мөбарәкшин Салават
3 урын Лотфуллин Артур

2013 һәм аннан яшьрәк:
1 урын Карамов Радмир
2 урын Зиннуров Ильяс
3 урын Молостов Филипп

Кызлар:
2010-2012:
1 урын Саттаров Әмир
2 урын Ихсанова Амалия
3 урын Курамшина Зилә

2013 һәм аннан яшьрәк:
1 урын Чигиринова Илария

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

 

 

Белешмә

Кече сержант Язданов Руслан  1995 елның 28 февралендә туган. Әлмәт шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. Безнең армия сафларында Ватан мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәде.


2013 елның 12 декабрендә Әлмәт хәрби комиссариаты тарафыннан срочный хезмәткә чакырыла. Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәгән, әмма вакыт узу белән үз тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә карар иткән һәм 2016 елның 4 апрелендә, 2019 елның 26 июнендә кабат контракт төзегән.

Хәрби хезмәтне үтү чорында РФ Президентының 2015 елның 22 гыйнварындагы боерыгы буенча, "хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен" "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

Кызганычка каршы, Руслан Яздановның тормышы бик иртә өзелә. РФ Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән, Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы  өчен Язданов Руслан  үлгәннән соң Дәүләт бүләге Батырлык ордены белән бүләкләнә.

 

 

Фото: Әлмәт шахмат мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса