Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Киләчәк - яшьләр кулында!

Әлмәт «Ак бүре» көрәш Федерациясе яшьләре һәм тренерлары чираттагы ярышларда җиңүгә ирештеләр.

Сарман районында СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган 2004 - 2007 елгы егетләр арасында көрәш буенча республика турниры уздырылды. 

Ярышларда 7 муниципаль районнан барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты.

Әлмәт командасы егетләре нәтиҗәләре :
55 кг. 1 урын Додов Абдубашир
65 кг. 1 урын Галиуллин Нияз
70 кг.1 урын Спиридонов Роман
75 кг. 1 урын Агаларов Чингиз
90 кг.1 урын Махмич Осман
110 кг. 1 урын Семкичев Румиль

Спорт бәйгесенең нәтиҗәләре буенча 1 урында - Әлмәт командасы, 2 урын - Сарман районы, 3 урынны Азнакай районы көрәшчеләре яулады.

 Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса