Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турниры нәтиҗәләре

Быел әлеге ярышлар 60 нчы тапкыр үздырылды.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры нәтиҗәләре билгеле.


Бәйгедә Әлмәт командасы да катнашты.

Җиңүчеләр исемлегендә 90 кг авырлык категориясендә икенче урында Айрат Сәмигуллин. Өченче урынны 60 кг авырлыкта Дмитрий Гайнеев, 70 кг авырлык категориясендә Рафаэль Бильданов яулаганнар.

Шунысын да билгеләп үтик, 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның барлык районнары арасында Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе командасы беренче урынны яулады. Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренер булып Руслан Нургалиев танылды. Өлкәннәр белән эшләүче 2022 елның иң яхшы тренеры исеменә Әлмәттән Ильяс Билалов лаек булды! Команда вәкилләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса