Әлмәт спортчылары Татарстан беренчелегендә призлы урыннар яуладылар
Ярышларда 260 иң көчле спортчы катнашты.
12-14 гыйнварда Алабугада 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан республикасы беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 14 районыннан 260 иң көчле спортчы катнашты. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Әлмәт спортчылары Татарстан республикасы беренчелегендә призлы урыннар яуладылар. Ульяна Родионова һәм Эльмира Никитина беренче урыннарны алдылар. Икенче урынга Анжела Закирова лаек булды.
Спортчылар тренерлар Эльмира Сафиуллина, Эдуард Гаджиев һәм Ольга Романова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Фото: Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа