Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кыш җитүгә, хоккей башлана

«Хоккейны чын ир-егетләр генә уйный. Куркак кеше хоккей уйнамый» - әлеге җырны белмәгән кеше юктыр.

Шәһәрдә хоккей уйнау өчен бар мөмкинлекләр тудырылса да, авылларда малайлар кышкы чорда инештә боз каткач кына кәшәкә суга алалар иде элегрәк. Малайлар белән бергә кызлар да уйный иде әле аны. Авылларда бала-чага, өлкән апа-абыйлар бергәләшеп су ташыйлар, шугалакларга боз катыра иделәр.

Телевизордан хоккей уеннарын, фигуралы шуу  буенча чемпионатларны башыннан азагына кадәр тын да алмый карап утырулар, киез итеккә бәйләп куелган тимераякларда шуган чак-лар хәзер инде балачакның матур  хатирәсе булып кына  истә калды. Бүген исә бар да башкача - авылларның күбесендә нефтьчеләребез тырышлыгы белән заманча хоккей тартмалары урнаштырылган, яшьләр көне-төне шунда кәшәкә сугалар, гаиләләре белән
тимераякларда шуучылар да байтак.

Нефть төбәге  тарихына күз салсаң, авыл җирлекләре арасында хоккей уеннары буенча ярышлар 80-90 нчы елларда да бик популяр булган, ә менә чын профессиональ турнирлар төп-төгәл ун ел элек оештырыла башлаганын күрергә була. 2012 елда узган беренче масштаблы  ярышларда Әлмәт районының 20 ләп командасы үзара көч сынаша. Колшәрип, Мәмәт, Чупай, Кәләй,  Габдрахман, Кичү, Рус Акташы, Кузайкино, Иске Михайловка, Новотроицк, Ямаши, Елховой, Бишмунча, Тайсуган, Сөләй, Урсалы, Кичүчат, Яңа Кәшер һәм Нәдер авыллары хоккейчылары районда аеруча популярлык казаналар. Алардан күреп башкалар да хоккейга тартыла. Шул рәвешле  Миңлебай, Урман Кәләе торак пунктларында да хоккей командалары оеша. Әлмәт районы авыл җирлекләре хоккей командалары белән ярышырга дип күрше Азнакай, Лениногорск районнары авылларыннан һәм Карабаштан да киләләр.

 

Бүгенге көндә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән  «Нефтяник» хоккей клубы призына оештырылган турнирларда катнашучы авыл хоккей командалары заманча кортларда тренировка узалар. Ул гына да түгел,  командаларның барысы да махсус уен формалары белән тәэмин ителгән.

 

Әлбәттә, яшьләр булмаган, күпчелек өлкән яшьтәгеләр генә гомер кичергән торак пунктларда һәм спорт белән кызыксынмаган авылларда хоккей тартмаларын урнаштыруның кирәге дә юктыр.

«Нефтяник» хоккей клубының һәвәскәрләр хоккее бүлеге начальнигы  Сергей Нагорнов:

 

- Авыл яшьләрен спорт белән тәрбияләү мөһим бурычларның берсе булып тора. Спорт-ны чын күңелдән үз иткән һәм ярышларда катнашырдай командалар туплаган  күп кенә авыл җирлекләрендә хоккей кортлары урнаштырылган. «Нефтяник» хоккей клубы призына оештырылган уеннарда авыл җирлекләренең хоккей командалары үзләре дә бик теләп катнашалар һәм җиңү яулыйлар. Хоккейны бик ярата авыл яшьләре. Бу уңайдан Колшәрип, Елховой, Югары Мактама, Габдрахман авыллары һәм Урсалы хоккей командаларының бик оста уйнауларын бил-геләп узар идем. Теләк булганда,  ярышлары да гел булып торыр, дип ышандырып каласы килә.

Кышның беренче көнендә Бөтенроссия хоккей көне дә билгеләп үтелде бит әле. Бу уңай-дан районның барлык хоккейчыларына да исәнлек-саулык, командаларга яңа җиңүләр теләп калам.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса