Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт районында көрәш буенча ярышлар узды

26 ноябрьдә Тайсуган авылы мәктәбенең спорт залында 2010-2011, 2012-2013 елларда туган яшь батырлар арасында көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге узды.

Анда 13 үлчәү авырлыгында 55 спортчы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урында Тайсуган авылы егетләре, икенчедә - Кәләй авылы командасы. Түбән Мактама көрәшчеләре өченче урында җиңүче булып танылдылар. Ярышлар «Татнефть» Хәйрия фондының финанс ярдәме белән үткәрелде.

 

Бу атнада,10 декабрьдә Әлмәттә «Татнефть» спорткомплексында егетләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы, ТР спорт мастеры, танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары үтәчәк. Башлана сәгать 10 да.

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса