Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре алдынгылар рәтендә

21-22 октябрьдә Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда ТР Көрәш федерациясе кубогына команда ярышлары узды.

Спорт бәйрәмен ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов спорт өлкәсендәге уңышларны арттыруга юнәлдерелгән фидакарь хезмәтен югары бәяләп, Әлмәт командасының өлкән тренеры Ильяс Билаловка ТР Көрәш федерациясе Рәхмәт хатын тапшырды.

«Милләтебез алдындагы олы хезмәтегезне исәпкә алып, татар халкының физик культурасының йөзек кашы - татарча көрәшебездә күп тапкыр батыр калган пәһлеван егетләр үстергән өчен Татарстан Республикасының Татар көрәше федерациясе президиумы һәм республикабызның меңләгән көрәшчеләре Сезгә зур рәхмәтләрен белдерә», диелә әлеге Рәхмәт хатында. Шулай ук Ильяс Рәшит улына ТР физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Спорт ми-нистрлыгының медале тапшырылды.

Тантанада Әлмәт спортчысы Рубин Раджабовка Россиянең спорт мастеры танык-лыгы бирелде.

Ярышларга килгән-дә, аларда 32 командадан 202 спортчы катнашты. Көрәш диварга дивар (стенка на стенку) форматында узды.

«Әлмәт командасы беренче әйләнештә Тукай командасын җиңде, аннан соң Мамадыш көрәшчеләрен җиңдек. Өченче әйланештә Зәй командасын җиңдек. Аннары финалга чыгу мөмкинлеге өчен Лаеш районы командасы белән көрәшкәндә уңыш аларга елмайды. 3-4 нче урын өчен ярышканда Түбән Кама командасын җиңдек», - дип сөйләде  «Ак бүре» көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев.

Ярышларда Әлмәт командасы данын Рубин Раджабов, Илдар Хәләфетдинов, Марат Кәримов, Айрат Сәмигуллин, Рәсим Шириев, Айдар Алтынбаев, Валерий Рафиковлар яклады.

Турнир нәтиҗәләре буенча 1 нче урында - Лаеш командасы, 2 нчедә - Теләче көрәшчеләре һәм 3 нче урында - Әлмәт командасы.

Бүгенге көндә Әл-мәттә зур ярышларга актив әзерлек бара.

 

29 октябрьдә легендар көрәшче, дөнья чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә багышланган  республика турниры узачак. Анда 2001-2003, 2004-2006 елгы көрәшчеләр катнашыр дип көтелә. Ярышлар «Татнефть» компаниясе спорткомплексында узачак. Ачылу тантанасы сәгать 10 да башлана.

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса